Нинди хроник авырулар рак китереп чыгара?
Белгечләр яман шеш китереп чыгара торган хроник авыруларны атады. Кешедә хроник авырулар булганда, яман шеш еш барлыкка килә, дип кисәтә табиблар. Нәкъ менә хроник авырулар кеше организмының иммун...
Гастрит (ашказаны әчелеге түбән булганда), ашказаны җәрәхәте, В һәм С гепатиты, мастопатия, эрозия һәм дисплазия ямаш шеш китереп чыгар торган хроник авырулар исемлегенә керә. Вируслы гепатит булганда бавыр рагы куркыныч арта.
Эчәклектәге хроник авыруларны, тәндәге папилломнарны, герпес вирусын дәваламаганда, бу авырулар яман шеш барлыкка китерә, дип кисәтә табиблар.
Әгәр дә хроник авыру вакытында аппетит төшсә, кинәт кенә ябыгу күзәтелсә, бетми торган хәлсезлек, температура күтәрелсә, төшенкелек хисе барлыкка килсә, рак булырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук ВИЧ-инфекциясе дә куркыныч тудыра, ди табиблар. Бу инфекция вакытында лимфома, аналык муентыгы, туры эчәк, тире һәм үпкә рагы барлыкка килү куркынычы бик зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
-
Ришат Төхвәтуллинга чираттагы мактаулы исем бирелде!
Комментарий юк