Нурсолтан Назарбаев отставкага китә
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. «Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев...
Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә.
Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставка китүен хәбәр итте», ‒ диелгән бу хәбәрдә.
Нурсолтан Назарбаев республика телеканаллары буенча халыкка мөрәҗәгать иткән. «Мин президент сыйфатында вәкаләтләремне туктатырга карар кылдым», ‒ дип әйткән ул.
Президент сайлауга кадәр вакытта дәүләт башлыгы вазифасын Парламент сенаты спикеры Касым-Жомар Токаев башкарып торачак, дип яза РИА Новости агентлыгы.
- Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайлаганнар иде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк