Оҗмах эчендә җәһәннәм
Һәрбер җырның үзт язылу тарихы бар. Җырчы Чәчкә соңгы арада язылган яңа җырларыннан берсенең тарихы белән инстаграм битендә уртаклашты.
Һәрбер җырның үз язылу тарихы бар. Җырчы Чәчкә «Оҗмах эчендә җәһәннәм» җырының тарихы белән инстаграм битендә уртаклашты.
«Биш-алты ел элек Татарстанның бер районында җитәкчеләр генә жыелган банкетта җырладым. Шунда бер җитәкче кешенең тормыш иптәше минем яныма килеп, кулыма хат тапшырган иде.
«Юк, мин бүтән болай яши алмыйм. Түзәр хәлем калмады. Тормышның асты өскә килде. Нәрсә булды безгә? Ә без, кайчандыр яратышып өйләнешкән парлар идек. Хәер, читтән карап, күзәтеп торучыларга безнең тормыш ал да гөл, оҗмахта яшибез! Ә чынлыкта исә җәһәннәм белән бер»
Бу чибәр ханым шушы темага җыр язуымны үтенде. Бик озак язылды бу җыр. Әзер булгач, биш ел тик ятты.
Яздырырга батырчылык итмәдем, курыктым.
Ниhаять, бүген яздырдым! Хит булсын дип түгел. Күпләр, бәлки, шушы җыр аша үзләренең тормышын күрерләр», – дип яза җырчы.
Сезгә дә әлеге җырдан өзекне тыңларга тәкъдим итәбез. Сылтаманы аста калдырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк