"Омикрон" - Татарстанда! Хакимият нинди чикләүләр әзерли?
Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда «омикрон» йоктыруның 11 очрагы ачыклануын хәбәр итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, коронавирусның омикрон-штаммы ачыклану сәбәпле чикләүләр катгыйландырылачакмы, дигән сорауга җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәлә вакыйгалар үсешенә бәйле хәл ителәчәк.
- Бүгенге көндә штаб өстәмә чаралар эшләмәде, әмма аңлыйсыздыр, вәзгыять көн саен үзгәреп торырга мөмкин. Шуңа күрә статистикадан чыгып хәл итәчәкбез, — дип белдерде Галимова. Ә читтән торып эшләүгә күчерү мәсьәләсенә килгәндә, моны эш бирүче хәл итә, ул өлкәннәр турында уйларга тиеш.
Шулай ук, республика «омикрон»ны каршы алырга әзерме, дигән сорауга җавап бирде. Лилия Галимова сүзләренә караганда, республикада коронавируслы пациентларны урнаштыру өчен койка-урыннар җитәрлек.
Исегезгә төшерәбез, кичә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе Татарстанда «омикрон» йоктыруның 11 очрагы ачыклануын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк