Логотип
Хәбәрләр

"Орчык" бәйрәме

Теләче үзәк китапханәсендә әлеге гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан «Орчык бәйрәме» үткәрелде.

«Йөзек салышлы», «Орчык тәгәрәтү», «Чүпләмле» кебек борынгыдан килгән уен-йолалары, җыр-биюләре белән аулак өйләр бүгенге көннәрдән торган саен ерагая бара. Теләче үзәк китапханәсендә әлеге гореф-гадәтләрне искә төшерү максатыннан «Орчык бәйрәме» үткәрелде. Китапханәдә узган фольклор бәйрәме халкыбызның иҗат җәүһәрләрен яңартып, өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткандай булды. Орчык өмәсе — безгә әбибабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоннарын әзерләп, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный, кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр. Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштырып алып барыла. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәмтомнар белән сыйлый. Без дә халкыбызның горефгадәтләрен, йолаларын яңарту максатыннан өмәгә китапханә каршында эшләп килүче «Сердәш» аралашу клубына йөрүчеләрне чакырдык. —Бу бәйрәмгә чакыруларына шулкадәр шатбыз. Элек бит бергәләп җыелышып күмәк эш башкарганнар. Әбиләре, әниләре белән килгән балалар да буш тормаган: малайлар орчык ясау һөнәрен үзләштергәннәр, ә кыз-балалар өлкәннәрдән кул эшләренә өйрәнгәннәр. Башлаган эшебезне дәвамлы итеп, мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы-оекбаш, бияләйләр бәйләп җибәрербез, — дип үзенең фикерләрен белдерде Гөлчәчәк апа. Хәзер генә йон оекбаш-бияләйләр киюне онытып барабыз. Әлбәттә, орчык әйләндерүгә осталык таләп ителә. Чарада орчык әйләндерү буенча Оркыя апа Сабирова — иң тәҗрибәлесе. Ул катнашучылар арасында иң олысы да иде. Аның кулында орчык әйләнә. «Йонны бер кул белән әкрен генә тартабыз, аннары орчык белән бөтереп барабыз», — дип, кагыйдәләрен, нечкәлекләрен аңлатып барды ул. Куллары эшли, кемдер йонны ката, кемдер тетә, кемдер бәйли, ә күңел яшьлеккә кайта. Кич утырганда шаян сүзләр белән бер-берсенең күңелләрен дә күтәреп алдылар. Чара барышында күмәк җырлар да башкарылды, табышмак-әйтемнәр дә әйтелде. Китапханәчеләр чараны аның тарихын сөйләү белән башлап җибәрделәр. Орчык ярдәме белән элек-электән йортларны начар рухлардан «чистартканнар» икән. XIX-XX гасырларда орчык бәйрәмен олылау булган. Сарык йонын алганнан соң, хатын-кызлар «Орчык бәйрәме»нә иң иркен йортка җыелганнар. Анда бөтен авылдан йон китергәннәр, аны эшкәртеп, орчык ярдәмендә җепләр эрли башлаганнар. Бу халык традициясе Бөек Ватан сугышы елларында да онытылмаган. Безнең солдатларга җылы оекбашлар, бияләйләр җитмәгән, аларны авылда кул эшләре осталары бәйләгән. Татар халык гореф-гадәтләре кешеләргә, табигатькә, бер-берсенә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләгән. Без дә йон оекбашлар киеп үскән буын. Нинди салкыннарда да, көн буе урамда йөреп, аяклар ник бер өшесен иде. Күңелдә тагын бер хатирә яңарды — дәү әниләр сарык йонын тез башларына бәйләп куялар, язын-көзен галош төпләренә салалар. Имеш, болай эшләсәң, аяк авыртулары бетә… Безнең халкыбыз, уңган да, булган да соң! Паласын да суккан, оекбашын да бәйләп кигән, казан асып, ашын да пешергән, маен да язган. Ә бүген безгә бу эшләрне эшләү түгел, хәтта сөйләү дә ят. Нишләмәк кирәк, заман белән бергә аерым шөгыльләр тарихта кала бара… Китапханә хезмәткәрләре дә әнә шул ата-бабадан калган затлы һөнәрләрне, шөгыльләрне барларга булды. Оныткан булсак, яңартыйк!

Автор Гөлшат Яхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк