Пенсия хисабында күпме балл җыелганын ничек белергә?

Пенсия фондындагы шәхси счет банк счетының аналогы түгел. Ул счетта акча түгел, ә пенсиягә хокукыгыз турында мәгълүмат саклана. Әлеге мәгълүмат конфиденциаль һәм гражданнарның шәхси мәгълүматын саклау кагыйдәләренә буйсына.
Пенсия фондындагы шәхси счет турында түбәндәге ысуллар аша белеп була.
Гражданнарның шәхси кабинеты аша:
Пенсия фондындагы шәхси счет аша пенсия баллары, хезмәт эшчәнлеге, эш урыннары, иминият взносларының күпме күләмдә күчерелүе, иминият стажы, хезмәт хакының күләме турында белергә була.
Шулай ук әлеге сервиста пенсия кертемнәрен туплау турында мәгълүмат та урнаштырылган. Монда пенсия калькуляторыннан файдаланып, иминият пенсиясенең күләмен белеп була. Әлеге сервисны www.gosuslugi.ru һәм ЕСИАда теркәлгән һәркем куллана ала.
Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге аша:
Шәхси счет турында мәгълүматны яшәү урыны буенча пенсия фондына килеп яисә почта хезмәте аша алырга була. Мәгълүматны шәхесне ачыклау турында документ булган очракта гына алырга мөмкин. Дәвамын укыгыз...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте