Путин фамилияле укучы БДИдан 300 балл җыйган
Томск өлкәсендәге ябык Северский шәһәрендә "Северская гимназия" укучысы Александр Путин өч бердәм дәүләт имтиханыннан 300 балл җыйган. Ул физика, математика, рус теле имтиханнарын 100әр баллга биргән....
Томск өлкәсендәге ябык Северский шәһәрендә "Северская гимназия" укучысы Александр Путин өч бердәм дәүләт имтиханыннан 300 балл җыйган. Ул физика, математика, рус теле имтиханнарын 100әр баллга биргән. Хәзер Александр МФТИга укырга керергә җыена. Бу турыда РИА Томск хәбәр итте.
Мәктәп директоры Ирина Мирошникова Александрны мактап сөйли. "Александр һәрвакыт яхшы укыды. Ул отличник булды. Төгәл фәннәр белән кызыксына. Физика, математика, рус теле, ОБЖ олимпиадаларында катнаша иде. Бик киң кырлы бала. Полиатлон буенча спорт мастерына кандидат, музыкант. МФТИга укырга керергә җыена", - дигән ул.
Бу хакта тулырак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк