Пычрак номер өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләре мөмкин
Машина номерларының кыяфәте үзгәргән очракта, йөртүчеләрне бер айдан өч айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу һәм башка берничә яңалык Россия Юг...
Машина номерларының кыяфәте үзгәргән очракта, йөртүчеләрне бер айдан өч айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу һәм башка берничә яңалык Россия Югары суды Пленумы карарында күрсәтелә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Документ нигезендә, пычрак яки кар катламы капланган яки төрле җайланмалар белән үзгәртелгән машина номерлары үзгәртелгән номер билгеләре булып санала. Номерның пычрануы һава шартлары белән бәйле булмаган очраклар гына күздә тотыла. Инспектор ясаган һәм эшкә кушып бирелгән фотография яки видеоязма хокук бозу дәлиле булып тора ала.
Моннан тыш, кагыйдә таләпләрен бозып, юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган машина йөртүче, автомобиленең башка машина белән контактка керү-кермәвенә карамастан, административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Автомобиль хуҗасы һәлакәт очрагы турында белгән һәм аңлы рәвештә авария урынын ташлап киткән очрак шушы вактытта карала.
Карарның тагын бер яңалыгы машина йөртүчедә ОСАГО полисының кәгазь күчермәләре мәҗбүри булуына кагыла. Документта әйтелгәнчә, полисны электрон рәвештә рәсмиләштергән, әмма үзе белән кәгазь күчермәсе булмаган очракта, автомобиль хуҗасын җаваплылыкка тартырга ярамый. Күптән түгел ОСАГО турында законга кертелгән төзәтмәләр кәгазь дубликатыннан башка эшләү мөмкинлеген бирә.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк