Рәфинә Ганиуллина: «Мәхәббәтне ничек саклап калырга»
Яши-яши гаиләне, мәхәббәтне ничек саклап калырга икән дип еш уйлана башлыйсың икән ул. Гел нинди дә булса юлларын, ысулларын эзлисең.Беркөнне гөмбә белэн бәрәңге кыздырдым.Иң элек кызган майлы табага...
Яши-яши гаиләне, мәхәббәтне ничек саклап калырга икән дип еш уйлана башлыйсың икән ул. Гел нинди дә булса юлларын, ысулларын эзлисең.
Беркөнне гөмбә белэн бәрәңге кыздырдым.
Иң элек кызган майлы табага суган бн гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге «җипфәрдем». Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк, өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләрееее
Рәзил, табасы белән бөкләде дә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. - Ник күрмәгәндәй ашадың соң? - дим?
- Тәмле итеп пешермә идең, узең гаепле, - ди!
Башланды инде!
Юктан чыга бит ызгыш!
Сездә дә шулайдыр инде ул?
- Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына курәсем килгән иде, ди...
Тәмам ачуым чыкты ?
Ə минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.
Шуннан?
Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк!
Ни гаҗәп - талашкан да юк!
Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ууул ?
Ярар, бүген тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!! - дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк