Рәфис Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булачак дип саный
Татарстан буенча быел бердәм дәүләт имтиханын уналты мең укучы тапшырачак. Республикада рус теле буенча нәтиҗәләр югары булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татар...
Татарстан буенча быел бердәм дәүләт имтиханын уналты мең укучы тапшырачак. Республикада рус теле буенча нәтиҗәләр югары булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде.
“Быел да Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы нəтиҗəлəре югары булыр дип ышанам. Бу бер көндə генə эшләнә торган эш түгел. Безнең укытучылар дистә еллар буена белем бирәләр, аларның тәҗрибәләре бар. Ике телле республика булуына карамастан, рус теле буенча бездә һəрвакыт югары күрсәткечләр.
Әлбәттә, күп телләр белүне зыянлы дип санамыйм. Минемчә, биш телне белсәләр дә, ун телне белсәләр дә, аның килəчәктә ярдәме чыга”, - дип белдерде Рәфис Борһанов.
Рәфис Борһанов сүзләренчә, быел Татарстанда БДИны 16 мең укучы тапшырачак. “Дөрес, статистика үзгəреп тора, демография буенча əле балаларның саны кимеми. Бәлки, киләчәктә бу саннар үзгәрергә мөмкин”, - диде ул.
“Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, хилафлыклар булмады. Регламентлар буенча, 45 минут эчендə без имтиханны башларга тиеш, барысы да үтәлде”, - диде Рәфис Борһанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк