Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелешне өч айга туктатты
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча 4 апрельдә узган ведомствоара комиссия утырышыннан соң, Казанның тар...
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча 4 апрельдә узган ведомствоара комиссия утырышыннан соң, Казанның тарихи өлешендә төзелеш өч айга туктатылды.
“Татар-информ”га Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә Казан архитекторлары һәм хакимият вәкилләреннән эшче төркем төзеләчәк. Әлеге төркем тарихи кыйммәтләрен истә тотып, Казанның тарихи өлеше мәйданының тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек чаралар планын эшләргә тиеш.
Мирасны саклауга сак караш булдырып, заманча шәһәр үсешен алып баруда архитекторлар эш барышында тематик форсайт-сессияләр булдырачак. Шулай итеп, беренче этапта Кабан күле яр буе һәм Җиләкле бистәсе төзелешен күзаллау буенча техник бирем әзерләнергә тиеш.
“Биредә шәһәр җәмәгатьчелеге ярдәме дә кирәк булачак. Проектны нәкъ менә Казан архитекторлары инде башкарылган эш нигезендә эшләячәк. Эш катлаулы булуга карамастан, шәһәр төзелешен мирасны саклау бергә бәйләргә кирәк”, - диде Балтусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк