Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшлә...
Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте яза.
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
17 муниципалитетта янгын вакытында һәлак булганнарның саны арту күзәтелә, диде Рафис Хәбибуллин. «Ел башыннан Татарстанда 15 янгында төркемләп үлү очрагы булды. Барлыгы утта 36 кеше һәлак булды», – диде ул киңәшмәдә.
Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика җитәкчелеге социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне йорт биләмәләрендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру тәкъдимен хуплады.
Бер аппарат якынча 250 сум тора. Бүгенге көндә муниципаль районнарда 6 377 йорт биләмәсендә 12 291 җайланма урнаштырылган. Татарстан Президенты «Татмедиа»га янгынга каршы куркынычсызлык, шулай ук янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштыру турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча өстәмә эш башкарырга йөкләде.
«Бу андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк