Хәбәрләр
Рөстәм Сәрвәров: «Тормышымда алдаулар бик күп булды»
“Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров “Интертат” хәбәрчесенә бүгенге татар эстрадасы, продюсерларны ташлап киткән артистлар, шәхси карьерасы һәм шоу-бизнес кагыйдәләре т...
“Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров “Интертат” хәбәрчесенә бүгенге татар эстрадасы, продюсерларны ташлап киткән артистлар, шәхси карьерасы һәм шоу-бизнес кагыйдәләре турында сөйләде.
- Рөстәм әфәнде, сезне ышанучан кеше дип әйтәләр. Сез күп тапкыр алдануга дучар булгансыз диләр. Бу нәрсә белән бәйле?
- Бик күп. Мине бер үк кеше биш тапкыр да алдап китә ала. Андый кеше килә дә, “Ой, Рөстәм абый, оныттык инде, тегеләй-болай. Бик кирәк бит. Яшәү белән үлем арасында. Тегеләй-болай”, - ди. Берсе акчаны әнигә Коръән укытам дип алып китте. Ул бит аны әни дип сора ала. Әни дигәч, минем киртәләр өзелә, күңелләр бушый. Алдаулар бик күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк