Логотип
Хәбәрләр

Рөстәм Зиннуров: Уңай рольне кем дә уйный - "Ватаным Татарстан" газетасы

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Аңа нибары 23 яшь, ләкин театр дөньясында исемен белмәгән кеше юк. Хәер, театр белән җенләнгән егетнең исеме онытылып та бара...

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Аңа нибары 23 яшь, ләкин театр дөньясында исемен белмәгән кеше юк. Хәер, театр белән җенләнгән егетнең исеме онытылып та бара бугай инде, аңа көндәлек тормышта да Иблис дип эндәшә башлаганнар. Берәү булса, үпкәләр иде, Минзәлә драма театры артисты Рөстәм Зиннуров шатлана гына. Ләкин Рөстәмгә бер спектакльдән соң уңыш килгән, дип уйлау да хата. Ел вакыйгасы дип танылган “Иблис” спектаклендә төп рольне башкарганчы да, аның даны чыккан иде инде. Халык театрын машиналы итте, дип сөйләделәр.

– Театр – язмышы, диләр синең хакта.

– Театрдан качып та карадым мин үз вакытында. Сәнгатькә бө­тен­ләй капма-каршы булган эш­ләргә урнаштым. Минзәлә театрына ки­лүем бәлкем очраклылык та булгандыр әле. Апам Язгөл, сүз ара сүз чыгып, театр директоры Роберт Шәй­мәрдановка безнең турыда әйткән. Шуннан алар безне сынап карарга булганнар. Безнең диюем шуңа, бу театрга урнашырга туганым Раушан белән килдек. Аңа кадәр Кукмара халык театрына йө­ри идек. Шушы театр режиссеры Рамил Сәләхетдинов кулына эләк­мәсәк, белмим, бездән актер чыккан булыр идеме икән әле. Мин аны иң шәп режиссер дип йөртәм. Ул миңа актер һөнәренең ишеген ачты.

– Сине, Кукмара театрына Ггран-при алып бирде, диләр.

– Ул елны Кукмара театрына Туфан Миңнуллинның “Бәйлән­чек” пьесасы буенча куелган спектакле өчен Гран-при бирелде. Анда мин бәйләнчек ролен башкардым. Вакчыл дәрәҗәдә гадел кеше иде ул. Гран-при, машина алып бирде дигән сүз дөрес түгел, анда бары­бызның да өлеше керде. Рамил абый миңа ирек бирде, шул ук вакытта юнәлеш тә күрсәтте. Гому­мән, театр дөньясында ул миңа әти кебек булды. Ул сине тыңлый, роль­нең туры килү-килмәве турында сөйләшә, ничек күрүемне белешә. Еш кына режиссерлар актерны тыңламый, шуңа имгәк рольләр килеп чыга. Режиссер актерга ышанганда спектакль шәп килеп чыга. Халык театры шуңа уңыш казанды.

– Театраль белемең бармы?

– Алабуга училищесында укыйм.

– Махсус белем алу кирәкме соң?

– Минемчә, кирәк түгел. Бар шундый һөнәрләр, аларга укып кына төшенеп булмый. Актерлык ул кешедә я бар, я юк. Монда кызыл диплом да, зәңгәре дә тәэсир итә алмый. Рамил абый, синдә ияртеп бару көче бар, дигән иде. Актерлык шушы бит инде ул. Тамашачыны 2 сәгать дәвамында ычкындыр­мый­сың икән, димәк, син – актер. Кайчак катыргы һәм белемнәр талантны боза гына. Ләкин бу, минемчә эшләгез, минем белән килешегез, дигән сүз түгел. Сез сорадыгыз – мин әйттем.

– Югары белем алмаячак­сың, димәк?

- Миңа, укырга кирәк, дип тукып торалар. Ярар дип күндем инде, ләкин фикерем үзгәрмәде. Алабугадан соң Казан мәдәният институтына барам. Мин укып түгел, уйнап, шәп режиссерлардан практика алып күбрәккә ирешер идем дип уйлыйм.

– Шәрәфи Әҗәл булып истә калган кебек, минем дә Иблис булып истә каласым килә, дип күпләрне сәерсендердең.

– Чөнки уңай рольне кем дә уйный, тискәрене тудыру авыррак. Ә бу рольне яраттым мин. Моңа кадәр халык мине Убыр роле белән истә калдырды. Альберт абый Сәхәбетдинов белән тудырган образ ул. Мондый рольләрдән соң, болай йөрүеңә әти-әниең ничек карый, дип тә сорыйлар миннән. Янәсе кәмит күрсәтеп, хәзер инде кеше куркытып гомерем үтә. Ышаныгыз, әти-әнием минем белән горурлана. Алар беркайчан да басымчаклык ясамадылар, фике­ре­мә ихтирам белән карыйлар иде. Мәктәптә начар билге алсам да, ачуланганнары булмады. Анысы да – хөкүмәт билгесе, диләр иде. Кечкенәдән шук, аралашучан булгач, белгән кешеләр, әртис, дип йөртәләр иде инде. Потапов килә, дигән сүз чыккач, минем шушы ос­тазда эшлисе килү теләгем бик зур булды. Чөнки ул куйган спектакль­ләрне караганым бар, артистлар­ның сәхнәдә ничек үзгәрүләрен күреп, телсез калдым хәтта. Шуңа алдан ук әзерләнә башладым. Ничек тә баш рольгә эләгәсем килде. Азербайҗан язучысы Хөсәен Җәвит пьесасының русча тәрҗе­мәсен укып чыктым, әлеге образ турында мәгълүмат туплый башладым. Аны ничек сурәтлиләр, ул нинди булырга тиеш – барысын да өйрәндем. Режиссер килде, әсәрне уку башланды. Мине укытып карый, ошатмый. Җиденче тапкырында да миндә Иблисне күрмәсә, кашымны кырып атам, дип үземә сүз бирдем. Шулай эшләдем дә. Репетициягә кашымны кырып килгәч, режиссер мине шушы рольгә билгеләде. Чәчне кыруны да үзем тәкъдим иттем. Хәзер менә уйлыйм, спектакль саен кашны кыра башласам, ул тора-бара нинди булыр икән инде? Болай да куе бит. Бәлкем башка кырмамын, агартырмын дип тә уйлыйм хәзер.

– Кечкенә шәһәр театрларына караш икенче төрлерәк. Ничек уйлыйсың, бу фикер үз­гәрәчәкме?

– Кечкенә чакта Камал театрыннан бигрәк, күбрәк Минзәлә театры турында ишетеп үстем. Бәлкем алар гел йөреп торганга шулай булгандыр ул. Халык арасында, анда фәлән актер эшли башлаган, фәлән спектакль куйганнар, безгә Минзәлә театры килә, дигән сүзләр гел йөрде. Аннан монда – безнең якташлар, мәсәлән, Рөстәм абый Муллин да эшли бит әле. Минем өчен Минзәлә театры элек тә дәрәҗәле иде, хәзер дә башкалардан бер башка өстен. Безнең мөмкинлекләр зур. Мин­зәлә театрын ишетәчәкләр әле.

– Татар театрында бүген нинди кимчелек бар?

– Бөтен җирдә дә бер бәла – телне онытабыз. Яшерен-батырын түгел, минем дә татарчам камил түгел. Ике татар очрашса, сүзләрен татарча сөйләшә башлыйлар, урыс­ча тәмамлыйлар. Белмим, ни­лектән шулайдыр ул. Безнең театр­да алай түгел. Русча сөйләш­кәнне ишетсә, Роберт абый (театр директоры) колакны борырга да күп сорамый. Театрның тагын бер бәласе – яшьләрне җәлеп итү авыр. Аларны хәзер гадәти спектакль белән генә кызыксындырып булмый. Яңа алымнар эзләргә кирәк. Потапов бу яктан безгә яңалык булды. Аның белән эшләгән көннәр бер-берсен кабатламады. Гадәттә режиссерлар күренешләрне кат-кат кабатлап, ныгытырга ярата. Ул бик сирәк очракта гына үткән материалга кире әйләнеп кайта иде. Шуңа күрә 23 көн сизелмичә үтеп китте. Коллективтан оялуны бер тында алып атты. Без бернинди комплекслары булмаган яңа туган бала кебек калдык. Оялу белән бергә үз-үзеңә сок­лану, кирәкмәгән горурлык кебек әйберләр дә китте. Потапов үзе дә – сабый, безне дә сабый хәлендә калдырды. Миңа калса, театрлар дәрәҗәле күренү, масаю белән дә мавыга. Ә бу – шулай ук кризис.

– “Тантана”да актер буларак бәя алмадың. Моны, аңа иртә­рәк әле, борынын күтәрер, дип аңлатучылар да булды. Чыннан да, болай барса, “йолдыз чире”н йоктырмассыңмы икән?

– Беркайчан да алай булмас дип уйлыйм. Хәер, бөтен кеше шулай җавап бирер инде ул... Юк, мин чыннан да һаваланмам дип уйлыйм. Театрыбызның режиссеры Альберт абый Сә­хә­бет­динов, сүзләре белән дә, кыска гына гомере белән дә гадилектә көч икәнен күрсәтте. Альберт абыйны сагынам, аның әйткән­нәре беркайчан да истән чыкмас. Юкса аның белән бик аз эшләп калдык без. Минем алар кебек режиссер да буласым килә әле. Башта идеяләр күп, аларны хәзер сөйләп бирсәм, һушыгыз китәр иде. Әмма кәгазьгә төшерә алмыйм, күрәсең, вакыты җитмәгән. Кәгазьгә шигырь юллары гына төшә. Русча, татарча язам. Болар әти-әнидән килә торгандыр. Әти шофер булып эшли минем. Бик матур итеп рәсем ясый. Аның композиция төзи белүе миңа күч­кән, мөгаен. Әни – хуҗабикә, рә­сем дә ясый, җырлый да. “Тан­тана”да спектакльнең бәя алуына шатланам. Беләсезме, “Иблис” спектак­ле, пластика буенча режиссер булып Нурбәк Батулла килмәсә, бу кадәр резонанс алмас иде. Ул безнең белән шундый итеп эш­ләде, һәр күзәнәгебез биеде анда. Һәрбер хә­рәкәт пластикага корылды. Спек­такль буеннан буена биюдән торды дисәң дә була. Ә минем әле барысы да алда. Бүген яратып уйнар рольләрем бар, алга таба да булыр, Алла боерса.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк