Радик Юльякшин өйләнергә теләвен белдерде

Декабрьнең көтеп алынган зур вакыйгасы – җитди травма аркасында озак вакыт сәхнәгә чыкмаган Elvin Greyның «Татнефть Арена» боз сараенда грандиоз концерты узды. Концерт «Elvin Grey» музыкаль лейблының туган көне уңаеннан оештырылган иде, биредә Радик үзе һәм аның иҗатташ дуслары – лейблның яңа артистлары чыгыш ясады.

Артист үзе белән бергә булганнары өчен яраткан тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Концертта җырчының популяр хитлары һәм барыбызга да яхшы таныш булган «Уфтанма», «Гомерләр үтә икән ул» кебек ретро җырлар күп яңгырады.

Тамашаны көтелмәгән ике вакыйга бизәде, сәхнәдә 9000 аудитория каршында кияүгә чыгу тәкъдимнәре яңгырады һәм шушы мизгелләрдә ике яңа гаилә туды. Бәхетле парларны күреп, Радик үзенең дә өйләнү теләге барлыкка килүе хакында әйтте. 29 яшьлек буйдак җырчыбызга гашыйк кызлар күп булса да, егетнең йөрәген яулаучы әлегә күренми.

Автор: А.Галимова

Фото: Гөлшат Халиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
793
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
707
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1164
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
934
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
729
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1093
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
775
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы