Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды
Кичә, 8 июньдә, Интернет буенча уздырылган республика ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ата-аналарны һәм педагогларны җәйге чорда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә...
Кичә, 8 июньдә, Интернет буенча уздырылган республика ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ата-аналарны һәм педагогларны җәйге чорда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга чакырды.
“Уку елы тәмамланды. Җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү кампаниясе башланды. Бу - балаларга гына түгел, аларның ялын оештыручы өлкәннәр һәм ата-аналар өчен дә җаваплы чор. Узган атнада җәйге ял сменасын башлаган лагерьларда булдык”, - дип билгеләп үтте мәгариф министры.
Вице-премьер сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк. “Аларның ялы оешкан төстә һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә, киресенчә, яңадан көч тупларлык итеп узарга тиеш”, - диде Борһанов.
Министр ата-аналарны юл иминлеге кагыйдәләрен һәм суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырды. “Балалар һәрвакыт өлкәннәрдән үрнәк ала”, - дип искәртте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк