Рамил Шәрәфиев ‒ кәттә машина хуҗасы
«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиев сүзгә кесәгә керми, юмор хисе дә үз урынында. Инстаграмында ул кызыклы пост урнаштырды, текә автомобиль белән фотога төшкән дә, «Моннан бер 5 ел элек «Рамил, син...
«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиев сүзгә кесәгә керми, юмор хисе дә үз урынында. Инстаграмында ул кызыклы пост урнаштырды, текә автомобиль белән фотога төшкән дә, «Моннан бер 5 ел элек «Рамил, син #FordMustang та йөриячәксең» дисәләр, ышанмас идем. Сез дә ышанмагыз, янәшә басып кына төштем. Ничек сезгә?» дип язып куйган.
Бу машина Рамилнең хыялыдыр инде күрәсең, комментарийларда да аңа хыялын тормышка ашырырга киңәш итәләр. Җырчы Булат Нигъмәтуллин да әнә «но килешә, конечно» дип язып куйган. Рамилнең әнисе дә читтә калмаган, улын тынычландырып, «Улым, әле йөргән машинаң да бик матур, бик яхшы! Алдагысы аннан да яхшы булырга язсын!» дип язып куйган.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк