Рамил Шәрәпов: «Өченчесенә дә киләм әле... Квартир бирмәсләрме?»
Тиздән бөтен дөнья Яңа ел могҗизасына күмеләчәк. Гадәттә, яңа елга күчәр алдыннан, агымдагы елдагы кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге нәтиҗәләр шәхси уңышлар буенча гына түгел, ә эштәге казанышла...
Тиздән бөтен дөнья Яңа ел могҗизасына күмеләчәк. Гадәттә, яңа елга күчәр алдыннан, агымдагы елдагы кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге нәтиҗәләр шәхси уңышлар буенча гына түгел, ә эштәге казанышлар буенча да ясала.
Артистлар иҗатына килгәндә, алар да игътибарсыз калмый. Аларны бүләкләү өчен аерым концертлар, махсус тантаналар уздырыла. Узган көнне танылган алып баручы Рамил Шәрәпов та «Туган тел» исемле милли премиясендә катнашкан. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә үзенең фикерен белдерде.
«Шатлыгым белән уртаклашыйм әле. «Күпкырлы талант иясе» номинациясендә бүләкләделәр. Татарстанда күпме иҗат итеп, Башкортстанда бүләкләнәм. Кызык монда: бер залда - яңа ел кичәсендә төшәбез, аннан чыккан артистлар премиягә китәбез. Мәш киләбез, кыскасы. Урамда йодрык-йодрык кар ява. Чын Яңа ел могҗизасы! Өченчегә дә киләм әле....квартир бирмәсләрме», – ди Рамил.
Рамил Шәрәповны котлыйбыз һәм алда бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @sharapovramil
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк