Рамил Шәрәпов: «Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә – үзем гаепле»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Рамил Шәрәпов белән интервьюдан өзек
– Рамил абый, үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Мин зур колаклы, куе кашлы Рамил Шарапов. 1990 елның 13 апрелендә Буа районының Адав-Толымбай авылында тудым. 9 сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кердем. Ул вакытта буй бәләкәй, колаклар зур, кап-кара куе каш, шуңа күрә укырга алырга теләмәделәр. «Артист кеше матур булырга тиеш!» – диделәр. Ләкин аңа карамадым: тырыштым, барыбер дә кердем. Миңа ул вакытта Раил абый Садриев та булышты. Мәктәптә укыганда ук, Раил абый миңа бу юнәлештә этәргеч булып тора иде. Училищены бетергәч, Буа дәүләт сатира театрына кайттым. Театрда 5 ел эшләдем. Зур тәҗрибә тупладым. Аннан мин әкрен генә эстрадага кереп киттем. «Елмай», «Җомга кичләре» проектларында эшләдем. Күпмедер популярлык шушы проектлардан килде миңа. 2009 елдан бирле эстрадада, сәхнәдә.
– Ни өчен театр юнәлешен сайладыгыз?
Минем ике юл бар иде: хирург булырга яки артист. Мин инде чын-чынлап хирург булам дип уйлаган идем: каннан да курыкмадым, 9 нчы сыйныфны тәмамалап, биология фәненнән экзаменнар да биреп йөрдем, ләкин театр училищесының имтиханнары беренче булу сәбәпле, мин театр училищесына укырга кердем. Башка җиргә документлар да биреп тормадым.
– Бүгенге әңгәмәбездә дә «Театр» сүзе берничә тапкыр кабатланды. Бу сүзне ишеткәч, сез нинди хисләр кичерәсез?
Дөресен генә әйткәндә, театр – ул чир, аңа аяк бастың икән, ул инде сине җибәрми. Ул – аерым бер дөнья, аерым бер гаилә. Ялганламыйм: бүгенге көндә дә театрны сагынам. Шуңа күрә күңелемдә театр белән бары тик якты һәм җылы хисләр генә.
– Театрда эшли башлаганда уйнаган беренче рольләрегезне хәтерлисезме?
Театр булгач, төрле рольләрдә уйнарга туры килә. Беренче роль – дурак роле иде. Ул вакытта без дублер белән уйный идек, бер-беребезне алыштырып. Кем яхшы уйный, шул Себергә гастрольләргә барачак. Мин яңа училищены укып бетереп кайткан, миңа бар да кызык булып тоела. Себергә гастрольләргә барырга шул кадәр теләк зур … Авылга кайтып, йомшак кына итеп әйткәндә, табигать ягыннан бераз гына чикләшкән кешеләр белән сөйләшеп, аларга сценарияне укытып, аларның кыланмышларын кабатлый идем. Шулай сеңдереп барып, тырышып уйнап, Себер якларын урап кайттык. Халык бик җылы кабул итте.
– Театрдан китүегезнең сәбәбе нидә?
Садикны бетереп, мәктәпкә барабыз, мәктәпне тәмамлап, оядан чыгып китәбез бит. Бу да шулай булды. Өйләнгәч, улым тугач, фикерләр үзгәрде. Артист кеше үсәргә тиеш. Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә – үзем гаепле.
Тулырак: Идел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк