Ренат Ибраһимов: Ваһапов фестивалендә катнашу – трамплиннан сикерү белән бер
Артист яшь җырчыларга киләчәктә үзләренә шактый тырышырга кирәклеген әйтте. «Фестивальдә катнашу – трамплиннан сикерү кебек ул. Киләчәктә яшь җырчыларга үзләренә һәрдаим эшләргә кирәк булачак. Бу – ә...
Артист яшь җырчыларга киләчәктә үзләренә шактый тырышырга кирәклеген әйтте.
«Фестивальдә катнашу – трамплиннан сикерү кебек ул. Киләчәктә яшь җырчыларга үзләренә һәрдаим эшләргә кирәк булачак. Бу – әле бары тик башлангыч этап кына. Җырчылар өчен әле барысы да алда, бер урында тукталып калырга ярамый», – диде ул.
«Мине иң шатландырганы – Ваһапов фестиваленең елдан-ел көчле булуы, яшь башкаручыларның сыйфат дәрәҗәләре югары булуда. Бәйгене хәзер Татарстаннан тыш, башка төбәкләрдә, илләрдә дә беләләр», – дип сөйләде җырчы.
Ренат Ибраһимов фикеренчә, иң мөһиме – фестиваль катнашучылары сәхнәгә чыкканда сәнгатьне лаеклы тәкъдим итә. «Очраклы рәвештә генә килеп эләккән кешеләр юк», – диде ул.
Зилә Мөбәрәкшина
Фото: @renatibragimov_official
Бу хакта тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк