Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кин...
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кинематографиясенең күренекле артистлары Александр Михайлов белән Людмила Гурченко уйнаган “Любовь и голуби” фильмы турында бара.
Л.Гурченко уйнаган Раиса Захаровна образын татар сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина иҗат итә. Михайлов башкарган Кузякин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.
Спектакль Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куела. Пьесаны Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән.
Мәгълүмат өчен. “Любовь и голуби”ның авторы – Владимир Гуркин. Әсәр башта пьеса буларак язылган, аннары автор үзе үк киносценарий әзерләгән. Фильмны кинорежиссер Владимир Меньшов куйган.
Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк