Республика театрлары Сабан туе быел Әтнәдә була
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары...
24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра. Бу хакта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Театраль" дип аталса да, Сабан туе программасында - традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә Батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.
- Театраль Сабантуйның тарихы 2005 елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
- Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.
Театраль Сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.
Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.
Театраль Сабантуй - сәхнә яки телевизор аша гына күреп белгән яраткан артистлар белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек.
Тинчурин театры барлык тамашачыларны 24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында көтеп кала. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк