Рәфинә Ганиуллина: «Кайвакыт шикләнеп куям: әллә миннән ныграк ярата инде аны, дип...»
Татар эстрадасының популяр җырчысы Рәфинә Ганиулллина тормыш иптәше һәм баянчы Рәзил Камалов белән бергә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Үзләренең мөнәсәбәтләре, балалары, гомумән тормышлары хакында ТНВның «Манзара» тапшыруында сөйләделәр.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Рәфинә Ганиулллина тормыш иптәше һәм баянчы Рәзил Камалов белән бергә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Үзләренең мөнәсәбәтләре, балалары, гомумән тормышлары хакында ТНВның «Манзара» тапшыруында сөйләделәр.
Галиәсгар Камал исемендәге театрының актёры Алмаз Гәрәев артистларга кызыклы сораулар бирде:
– Сезнең арагызда нәрсәдер бар, диләр. Бу дөресме?
– Нәрсә булсын инде? Баян безнең арада, – дип көлештеләр Рәфинә белән Рәзил.
– Баянга көнләшү юкмы соң?
– Кайвакыт шикләнеп куям: миннән дә көчлерәк ярата микән шушы гармунын, дип. Үзе дә буталып яши торгандыр бәлки, белмим.
Моннан тыш, олы уллары Сөләйман хакында сөйләделәр. Күптән түгел ул да әти-әнисе белән чыгыш ясаган икән. «Әйтергә кирәк, ул бу эшкә бик җаваплы карады, җырны тырышып башкарды», – ди Рәфинә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарийлар
1
0
0
Элбэттэ ныграк ярата.... хатын туганда тугел бит. Бала уз тамчысыннан барлыкка килгэн жан
0
0