Логотип
Хәбәрләр

Рифат Зариповның кызы да бар?!

Пародия остасы Рифат Зариповны кызык хәлдә калдырганнар. Бер матбугат басмасында артистның кызы булуы хакында сүз чыккан, бу мәгълүмат Рифатны аптырашта калдырган, билгеле. «Хәзер үзем дә ышана башлад...

Пародия остасы Рифат Зариповны кызык хәлдә калдырганнар. Бер матбугат басмасында артистның кызы булуы хакында сүз чыккан, бу мәгълүмат Рифатны аптырашта калдырган, билгеле. «Хәзер үзем дә ышана башладым бит инде», – дип яза җырчы үзенең Инстаграмында.

Белүебезчә, Рифат Зарипов үзенең хәләл җефете Диләрә белән 3 яшьлек уллары Исламны үстерә. Башка балалары булуы турында әлегәчә мәгълүмат булганы юк иде.

Матбугатта чыккан әлеге ялгышлыкны Рифат юмор белән кабул итә, әнә ул сәүдә үзәгенең балалар мәйданчыгыннан үзенең булмаган кызын эзләп йөри.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @rifat_zaripov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк