Римма Ибраһимова үз исемендәге агач утыртты
1 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында агач утырту тантанасы узды. Йолдыз аллеясында үз агачын Татарстан Республикасының халык артисткасы Римма Ибраһимова утыртты. Ат...
1 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында агач утырту тантанасы узды. Йолдыз аллеясында үз агачын Татарстан Республикасының халык артисткасы Римма Ибраһимова утыртты.
Атаклы шәхесләр исеменә багышлап агачлар утырту гореф-гадәткә кереп бара. Беренче агачларны 2015 елда Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә утыртканнар. Мәгълүмәт буенча, әлеге көндә Йолдызлык аллеясендә инде 15 агач утыртылган.
Җырчыны котлап Айдар Фәйзрахманов һәм Фердинанд Сәлахов чыгыш ясадылар. Римма Ибраһимова тантана уңаеннан инстаграмына пост урнаштырды. «Филармониядә күп еллар эшләгән, сәнгать өлкәсендә зур унышларга ирешкән шәхесләргә багышлап чыршы утырталар, бу бәхет быел миңа да елмайды!! Зур рәхмәтләремне филармония житәкчеләренә, яраткан тамашачыларыма, дусларыма, сәхнәдәшләремә житкерәм», – дип язды ул.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @rimma_ibragimova.official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк