Логотип
Хәбәрләр

Ринат Рахматуллин:«Популярлык миңа кырык яшемдә генә килде»

- Ни өчен иҗат юлын шулай соңлап кына сайладыгыз?- Татар эстрадасына гомеремнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп керермен дип уйламадым. Миңа һәрвакытта да танышларым: «Син бик популяр кеше, «йолдыз...

- Ни өчен иҗат юлын шулай соңлап кына сайладыгыз?

- Татар эстрадасына гомеремнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп керермен дип уйламадым. Миңа һәрвакытта да танышларым: «Син бик популяр кеше, «йолдыз» буласың әле. Сәхнәнең түрендә булачаксың», - дип әйтәләр иде. Мин аларның сүзләрен уен-көлке белән генә кабул иттем. Дөрес, популярлык миңа кырык яшемдә генә килде. Анда да үземне «йолдыз» дип әйтә алмый идем. Заманда миңа «Барс Медиа» компаниясе ярдәм итте. Минем җырлар тиз арада халыкка барып җитте, тамашачы күтәреп алды.

Мине беренче тапкыр сәхнәгә автор-башкаручы буларак «Картайма әле, әнкәй» җыры күтәрде. Аны Рөстәм Закиров башкарды. Үзем дә гел әлеге җырны төрле мәҗлесләрдә башкара идем. Аннан соң һәркемгә дә таныш «Тормыш китабы» җыры иҗат ителде. Бу җыр да тамашачыларның күңеленә шулкадәр хуш килде, әле дә кая барсам шуны җырлаталар. 

Тулырак интертатта

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Солтан Исхаков
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк