Ришат Төхвәтуллин: «Мәхәббәтемне тапсам, илһам чыганагын югалтмам микән?»
Татар эстрадасының иң популяр буйдагы Ришат Төхвәтуллин үз ярын табу турында уйлана башлаган. «Мәхәббәт – илһам чыганагы. Мин дә үз ярымны эзли-эзли инде күпме җырлар иҗат ителде! Юк-юкта башка шундый...
Татар эстрадасының иң популяр буйдагы Ришат Төхвәтуллин үз ярын табу турында уйлана башлаган. «Мәхәббәт – илһам чыганагы. Мин дә үз ярымны эзли-эзли инде күпме җырлар иҗат ителде! Юк-юкта башка шундый уйлар килә: мәхәббәтемне тапсам, илһам чыганагын югалтмам микән?» – дип яза җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында.
Илһам чыганагын мәхәббәттән күрә артист. Бу фикер белән барыбыз да килешәдер. Шулай да, үз ярыңны табу белән илһам чыганагы югалырга түгел, киресенчә, артырга гына тиеш. Чөнки мәхәббәт кешене яшәтә.
Шушы фикерне дәвам итеп, әлеге язма астында Ришатка бик күп киңәшләр язылган: «Сайланган сазга, очраган тазга, ди, Ришат. Сайланма да, эзләмә дә, узеңә насыйп яр үзе табыла ул. Бер-берегезне хөрмәт итеп яшәрдәй кеше булсын. Тормыш мәхәббәткә генә корылмый, олы ихтирам яшәтә кешеләрне. Ә мәхәббәт ул сукыр, килә дә ул, китә дә», «Андый уйлар белән йөрсәң, мәңге өйләнә алмыйсың! Гаилә бәхетен бернәрсә дә алыштыра алмый! Синең дә бәхетле булырга хакың бар!», Син эзләмисең, Ришат. Җыр җырлап мәхәббәт табылмый ул», һ.б.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк