Роберт Миңнуллиның кызы: «Эчемдәге – тышымда»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бөек шагыйребез Роберт Миңнуллин вафат булуыннан соң, кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып бара. Биредә ул шагыйрьнең иҗаты, җылы хатирәләр һәм хис-кичерешләр белән уртаклаша. Чираттагы постны да Таңсылу ханым нәкъ аны борчыган уйлары белән бүлеште.
Бөек шагыйребез Роберт Миңнуллин вафат булуыннан соң, кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып бара. Биредә ул шагыйрьнең иҗаты, җылы хатирәләр һәм хис-кичерешләр белән уртаклаша. Чираттагы постны да Таңсылу ханым нәкъ аны борчыган уйлары белән бүлеште.
«Минем хис-тойгыларымны аңлаган, минем белән бер дулкында булган һәрберегезгә бик рәхмәтлемен! Сезнең ихлас теләкләрегезне, җылы сүзләрегезне уку миңа бу авыр вакытларда нык терәк булды.
Мин, әлбәттә, көне-төне елап йөрмим, хәтта көлә дә алам, хәер, өч бала бертуктаусыз хисләргә бирелеп утырырга бирмәс тә иделәр... Гадәти тормыш дәвам итә, билгеле.
Тик нәрсә соң ул «сабыр ит» диюләре?! Искә дә төшермиммы? Фотоларын да карамыйммы? Шигырен дә укымыйммы? Бүлмәсенә дә кермимме? Укыган, караган, уйлаган саен күңел тула бит, җаным өшеп, күздән яшь бәреп чыга... Мин нишләтим соң?! «Кеше кешесе дә үлә инде», дип тә еламыйммы? Былтырның һәр көне искә төшкән саен «кеше дә чирли инде», дип җәлләүдән туктыйммы? Нибары дүрт ай элек мин әтине барып кочаклый ала идем, дүрт ай... Ә бүген «ярар инде, тормыш бит бу», дип кисәк кенә онытылыйммы?
Минем онытасым да, онытыласым да килми бит. Елый-елый булса да, уйлансам, шигырьләрен укысам, рәхәтләнәм, гаиләм, балалар тормышына зыяны тими бит.
Көненә бер пост куйган саен көне буе елау түгел, ләбаса. (Хәер, фани дөньяга күчкән берәүнең аккаунтына кереп хисләнмичә, искә төшермичә буламы соң ул?!) Догасыннан да калдырмыйм, еларга ярамаганлыгын да беләм. Акылым белән аңлыйм, тик күңелемә, йөрәгемә хуҗа түгел мин. Эчемдәге – тышымда.
Тик моның белән риза булмаучыларны да аңлап була: әтинең иҗатын яратып, аның шигырьләрен укырга кергән кешеләргә минем хис-кичерешләр артыктыр. Шуңа да моның бердәнбер чарасы: үз хисләремне үз эчемдә тоту. Аларны юк итү түгел, ә кешегә ачып салмау, күрсәтмәү. Дөрестән дә, әтинең аккаунтын беренче көннән үк алып бару – минем йөрәк кушуы буенча булды. Аның үзен, иҗатын онытмаулары төп сәбәп иде, бу минем өчен мөһим иде. Күңелдәгене ачып салу, дүрт ай буе эчемдәгенең йөздән бер өлеше белән бүлешү, бәлки, минем хатам да булгандыр. Гафу...
Тагын аклану кебек килеп чыкты инде. Бу аккаунт әтинең иҗатына гына багышланган булырга тиештер, мөгаен. Минем хисләр – минем белән калсын. Әтине минут саен сагынырмын, мизгелгә дә онытмам. Еласам елармын, кирәк икән, гомерем буена.
Кирәк идеме икән инде минем бу язмам? Дөрес аңларсыз дип өметләнәм...» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарийлар
1
0
0
Ай жаным! Авыр кайгыгызны уртаклашам урыны ожмахта булсын! Бик хормэтитэпярата идём бик оложанлы кеше иде! Бу доньядауспл булырга кирэк диген шигырен бик яратып тынлаган идём! Тапсагыз янадан ок куегыз але зинхар!
0
0