Россия синоптиклары һава торышы җылыну турында сөйләде
Россиянең Европа өлешенә салкыннарга алмашка яңа җылыну дулкыны киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең кыска вакытлы һава торышы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев хәбәр итте, дип яза...
Россиянең Европа өлешенә салкыннарга алмашка яңа җылыну дулкыны киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең кыска вакытлы һава торышы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев хәбәр итте, дип яза «Российская газета».
«Шул ук вакытта температура күтәрелү салмак булачак», – дип ачыклык кертте белгеч.
Идел буе федераль округында юеш карлы яңгырларга алмашка яңгырлар явып, һава температурасы күтәреләчәк. Идел буе федераль округының төньягында ул төнлә +1...+6 градус җылы, ә көндез +6дан +11 градуска кадәр, көньякта +3тән +8гә кадәр һәм +10 градустан +15 градуска кадәр җылы булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптикларының фаразлавы буенча, 11 октябрьдә төньяк циклон республикага җил, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы +7... +12 градуска кадәр җылыначак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк