Россиядә мәктәпләрнең куркынычсызлыгына карата бердәм таләпләр кертелергә мөмкин
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә белем бирүче учреждениеләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Известия»гә Дәүләт Думасының куркы...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә белем бирүче учреждениеләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Известия»гә Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный («Бердәм Россия») сөйләде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта комитетта социаль әһәмияткә ия булган объектлар, шул исәптән мәктәпләрне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру мөмкинлеге хакында фикер алышалар. Фикер алышуларда катнашырга Россия гвардиясе, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары (һ.б.) вәкилләрен чакыралар.
Депутат искәрткәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һөнәри стандартларны 2015 елның декабрендә үк кабул иткән. Әмма ул бүген Мәскәү территориясендә генә гамәлдә.
Экспертлар фикеренчә, киләчәктә күреләчәк чаралар нәтиҗәсендә хезмәтләрнең сыйфаты сизелерлек артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк