Рөстәм Нәбиев үз көче белән машина тарта
Максатчан блогер Рөстәм Нәбиевны күпләр күзәтеп барадыр. Аның ни дәрәҗәдә көчле тормыш яратуы да сокландыра бит. Көчле рухлы Рөстәм һәрчак укучыларына үрнәк булды. Ул төшенкелеккә бирелмәскә, мөмкинлекләр чиксез икәненә өйрәтә килә.

Рөстәм укучыларын көн саен гаҗәпләндереп тора. Берничә көн элек урнаштырылган видеоязмада блогер үз көче белән машина тартып килә. Видеоязма астында ул янә ихластан уй-кичерешләре белән уртаклашты.
«Инвалид кәнәфиенә утыргач күбрәк нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә, беләсезме? Сезне җәмгыять кабул итмәячәк дигән фикер, чөнки идеаль кешеләр дөньясында без аның идеаль булмаган ягы.
Бары тик Сез үзегезне кабул иткәндә – башкалар да сезне кабул итәчәк. Мин беркайчан да инвалид кәнәфиенә утырырга теләмәдем. Бу турыда беркайчан да уйламадым. Мондый тормыш – сынау. Ә сынаулар беркайчан да җиңел булмый», – дип яза Рөстәм.
Язманың ахырында ул 1-10 сентябрьдә, илебезнең иң югары ноктасы – Эльбруска менәргә җыенганын белдерде. Рөстәм Нәбиевка уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк