«Сәламәтлегемне бетердем": 60 килога ябыккан 19 яшьлек кыз чак кына үлми калган
Төньяк Ирландиядә яшәүче 19 яшьлек Кейтлин Хоррокс исемле кыз чама белән 60 килога ябыккан. Бу кызга бик дорфа итеп кисәтү ясаган булганнар. Шуннан соң ул ябыга башлаган һәм чак кына үлми калган. Бу т...
Төньяк Ирландиядә яшәүче 19 яшьлек Кейтлин Хоррокс исемле кыз чама белән 60 килога ябыккан. Бу кызга бик дорфа итеп кисәтү ясаган булганнар. Шуннан соң ул ябыга башлаган һәм чак кына үлми калган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте.
Кейтлин бер кичәдә таныш кызын очрата. Танышы аңа ябыгуы турында сөйли. "Мин дә элек Хоррокс хәтле алагаем зур идем. Хәзер ябыктым", - дип сөйли ул. Шуннан соң Кейтлин бик нык үпкәли һәм ябыгырга карар кыла. Ул ярты ел чамасы вакыт эчендә 57 килога ябыга.
Кейтлин көненә 700 килокалориялек кенә ризык ашый. Ә кешегә көненә кимендә 1,5 мең килокалория энергия кирәк. Кыз артык ашаса, көчләп коса башлый. "Мин начар булыр дип уйламадым да. Мин сәламәтлегемне бетердем", - дип сөйли хәзер бу кыз.
Берничә айдан соң Кейтлин Хорроксны хастаханәгә китерәләр. Аңа гипофосфатемия диагнозын куялар. Бу кан составында фосфатлар күләме бик нык кимегән дигән сүз.
Шулай ук кызның чәчләре дә коела башлый, аның уртлары авырта, анемия һәм булимия диагнозлары да куела.
Табиблар бу кызны катгый кисәтә. Әгәр ул ашый башламаса, берничә ай эчендә үлү ихтималы да була. Хәзер Хоррокс туклану режимын үзгәртергә һәм спорт белән шөгыльләнә башларга җыена, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк