Сәламәтлек саклау министрлыгы мөселманнар өчен кулланмау хәерле булган даруларны барлый
Министрның беренче урынбасары Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре өчен рәхмәт әйтте. (Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөселманна...
Министрның беренче урынбасары Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре өчен рәхмәт әйтте.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булган дару матдәләре турында мәгълүмат бирә ала. Бу хакта Татарстан иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.
“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен бергәләп хезмәттәшлеккә чакырабыз. Кайсы ингредиентларны хак мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булуы турында мәгълүмат бирүен сорыйбыз”, - диде Осипов.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре алып барган өчен рәхмәт әйтте.
“Чистай районында профилактикадан алып туберкулезны ачыклауга кадәр булган төрле вакциналардан баш тарту күп булды. Медицина хезмәткәрләре районның мөселман лидерлары белән очрашып, алардан вакцинаның файдасы турында аңлатуны сорады. Шуннан соң, вакцина ясатуга дини яктан каршы булучылар да, балалар арасында авыручылар саны да кимеде. Бу Чистай районы дин әһелләре тырышлыгы”, - диде Осипов.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк