Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Казанда Габдулла Тукай истәлегенә гадәти булмаган музей эшли. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Казанда, республиканы...
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Казанда Габдулла Тукай истәлегенә гадәти булмаган музей эшли. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Казанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында, шагыйрьнең мини-музее урнашты. Бу – Габдулла Тукай үзенең соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә", диелгән әлеге хәбәрдә.
Музей 1997 елга кадәр эшләгән. Шуннан соң хастаханә төзекләндерү өчен ябылгач, музей да эшен туктатып торган. Капиталь ремонт төгәлләнгәч, мемориаль бүлмә 2006 елда Островский урамындагы 16 нчы йорттагы бинада кабат ачылган.
26 апрельдә бөек татар шагыйре, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай тууына 132 ел (1886) тула. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яше туларга берничә көн алдан, шагыйрь вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк