Сабантуй буласы көннәр билгеле
Бөтенроссия авыл Сабантуйлары узачак көннәр билгеле
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйлары узачак көннәрне әйтте.
«18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскида, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак», — диде ул Милли шура утырышында. Ульяновск һәм Мордовия җитәкчеләре быелгы Сабан туйларының оештыру комитеты рәисләре булачагын искәртте.
Васил Шәйхразыев элегрәк илкүләм Сабан туйлары узачак урыннар якынча ярты ел алдан гына билгеләнгән булса, хәзер исә берничә ел алга китеп, үзендә Сабантуйларын үткәрергә теләүчеләр бар. 2025 елга кадәр Сабан туйлары урыннары язылганын әйтте.
Бөтенроссия авыл Сабан туе 2023 елда Әстерханда, федераль Сабан туе Кемеровода Кузбасста узар дип көтелә. Аларның губернаторлары, шулай ук, оештыру комитетлары җитәкчеләре булырга теләкләрен белдергән дип яза татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк