Салават Фәтхетдиновның улы җиңүче!
17 августта Мәскәү өлкәсендәге Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде....
17 августта Мәскәү өлкәсендәге Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм - җырчы Салават Фәтхетдиновның улы. Башка этапларда да ул уңышка ирешкән. 6 нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Шунда ук Татарстан байрагы һәм республика гербы алдына басып интервью бирде.
"Бу кадерле символлар аңа спортта җиңү өчен терәк булып тора икән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки 16 ел элек аңа исем сайлаганда Татарстанның булачак Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры һәм РФ чемпионы Рөстәм Миңнеханов үрнәге тәэсир иткән", диелә хәбәрдә.
Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгән. Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропортка Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән.
Фото:tatar-congress.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк