Салават Зәкиевич: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде
Салават Зәкиевич: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде Данир Сабиров концертында сәхнә мэтрларын еш телгә алды. Бу аңлашыла да, пародияче Данирга аларны күрсәтүнең берние юк. Данир телгә алг...
Салават Зәкиевич: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде
Данир Сабиров концертында сәхнә мэтрларын еш телгә алды. Бу аңлашыла да, пародияче Данирга аларны күрсәтүнең берние юк. Данир телгә алган һәр шәхеснең сүзләрен үз тавышлары белән әйтте. Сез дә шулай укыгыз яме.
Остазы һәм дусты буларак, Данир иң элек Салават Фәтхетдиновбелән бәйле хатирәләрен яңартты.
- Хәзер башкарасы җыр аша мин укытучым, остазым Салават абыйның иҗатына гашыйк булдым. Балачактан яраттым бу җырны. Әле дә хәтерлим, туган ягым Азнакайда әни белән Салават абый концертына бардык. Беренче тапкыр. Зал шыгрым тулы. Урын җитмәгәч, без әни белән баскычка утырдык. Салават абый “Нидер җитмәде” дигән җырын башкарырга җыена. Җырлар алдыннан болай дигән иде: “Җәмәгать, кешегә гомер буе нидер җитми бит. Кемгәдер акча җитми, кемгәдер власть җитми. Әни белән мине күреп алды да: “Менә боларга урын җитми” ди. Шулай игътибар иткәнгә, күңелемә кереп калган бугай.
Менә шул җырны җырлыйсым килә бүген. Дөрес, Салават абый кебек бормалап, җиренә җиткереп башкара алмыйм инде мин аны. Укырга кергәндә дә Салават Зәкиевич имтиханда минем җырлаганны тыңлагач: “Бу балада җырның “җ” хәрефе дә юк” дигән иде. Еллар узгач, үземнең концертларны башлап җибәргәч, бер утырганда әле тагын: “Данир, давай, син җырлап интекмә, “все равно лучше не запоешь” ди. Катырак әйтергә туры килде: “Салават абый, сез җырлама дип әйтәсез дә, Аллага шөкер, кайбер җырларымны тамашачы белә бит әле, хәтта балалар да җырлап йөри” дидем. Ул миннән монды реакция көтмәгән иде. Салават абый сүз артыннан кесәгә керми бит инде: “Ну ладно, бию белән бутасаң, нормально” диде. Менә хәзер, булдыра алганча, бөтен җырны бию белән бутыйбыз”, – диде ул. Тулысынча укыгыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк