Логотип
Хәбәрләр

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда яңа мөдир!

Бүгеннән Айдар Шәйхин рәсми рәвештә Сәйдәшев музее мөдире булып исәпләнә. 2021 нче елдан ул Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры мөдире вазыйфасын үти. Хәзер бу ике тарихи бинаны аларның Татарстан Республикасының Милли музее филиаллары булуы гына түгел, ә икесенә бер мөдир булу да берләштереп торачак.

Моңа кадар Сәйдәшев музеен драматург, журналист Айдар Әхмәдиев җитәкләде. Хәзер аның да эш урыны үзгәрә. Айдар Шәйхин әйтүенчә, цитата: 

- Айдар Әхмәдиев Милли музейның төп бинасына күчте. Милли музейда һәм аеруча филиалларда махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Драматург, журналист һәм музей хезмәткәре буларак тәҗрибәсе музейның мәдәни-агарту программаларын киңәйтүдә зур ярдәм булачак. 

 

Татар китабы йортында татар шигьрияте һәм прозасы белән тыгыз бәйләнештә булган чаралар уздырып, фәнни утырышлар үткәреп бинага җан өргән Шәйхин Татар музыкасы музеена да яңалыклар кертер, музей эшчәнлеген тагын да баетыр дип ышанып калам. Хәерле сәгатьтә! 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021