Логотип
Хәбәрләр

Салих Сәйдәшев музее җәйге ишегалдын ачты

Горький урамы 13 адресы буенча урнашкан тарихи бинаның ишегалдында җәйге чаралар кабаттан уздырыла башлады. Бүген монда винил пластинкалар тыңланды, соңрак музей буйлап моноспектакль уйналды, экскурсия үткәрделәр.

Озак вакыт ремонтка ябылып торганнан соң, 2025 нче елның 3 декабрендә Горький 13 адресы буенча урнашкан бинада яңартылган Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее ачылды (атаманың соңгы өлеше музей яңа ачылгач өстәлде). Исеменә тугры калып, әлеге бинада даими рәвештә музыкаль кичәләр, концертлар уздырыла, иҗади очрашулар үтә, экскурсияләр оештырылып тора. Музейның фәнни хезмәткәрләре ишегалды өлешен дә «эшсез» калдырмаска булганнар.

1 июнь Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее кунаклары винил пластинкалардан яшь Әлфия Авзалованың һинд җыры җырлавын, беренче татар романсы «Кәккүк»не (композиторы Сәгыйть Габәши), «Казан кичләре» җырының сирәк яңгырый торган вариантын, Илһам Шакиров башкаруында «Кораб» җырын, Таһир Якуповның казакча җырлавын һәм әле тагын башка бик күп матур җырларны тыңлап ләззәт алу бәхетенә иреште. Әсәрләрнең барысы белән дә музейның фәнни хезмәткәре, Казан консерваториясенең 3 нче курс студенты Айдар Ниязов таныштырды:

“Без сезне музейдагы чаралар программасы белән таныштырмакчы булдык. Иң беренче чиратта, музейның театр мәйданына әверелүен искәртәсе килә. Хәзер бездә даими куела торган спектакль бар. Шуңа өстәп, бик үк ​​гадәти булмаган, төнге экскурсияләр булдырдык. Һәм, минем өчен аеруча мөһим вакыйга – музейда винил пластинкалар фонды булдырдык. Бу коллекция әле кечкенә, Милли китапханәдәге кебек түгел. Бездә якынча 400 данә пластинка бар. Татар, рус халык көйләре, классик музыка. Коллекциянең ачылуын бәйрәм итү өчен, без бүген винил атнасын башлыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, алга таба Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова һәм башка шәхесләребез, татар инструменталь музыкасы турында лекцияләр укылачак”.

Ишегалдында винил пластинкалар тыңлагач, музей эченә үттек. Анда инде безне музей хезмәткәре Алсу Хафиз каршы алды:

“Хәзер сез Татарстанның иң эрудицияле һәм хөрмәтле театр галимнәренең берсе Рауза Фатыйх кызы Усманова турында “Пәрдә күләгәсендә” (“В тени занавеса”, спектакль рус телендә бара) моноспектакль караячаксыз. Балачактан әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган, мәктәпне тәмамлагач Мәскәүнең ГИТИС уку йортында театроведение юнәлеше буенча укыган, журналист һәм театр тәнкыйтьчесе турында моноспектакльдә “Апуш” татар балалар театр студиясе шәкерте Әмирә уйный. Яшь Раузаның көндәлеге нигезендә туган моноспектакльне 7 нче сыйныф укучысы уйный. Чөнки бу көндәлекне язганда яшь Рауза да 7 нче сыйныфта була. Спектакльнең режиссёры Әминә Миндияр”.

Бу сүзләрдән соң музей кунаклары әлеге бинаның төрле өлешләре буйлап сәяхәткә кузгалды. Бу гади генә сәяхәт түгел иде. Һәр тукталышта без Рауза Усманова биографиясе белән таныштык. Яшь кенә булуына карамастан, Әмирә әлеге шәхеснең хис-тойгыларын бик үтемле, дөрес итеп җиткерә алды. Моноспектакльнең ахырында кунакларны самавардан чәй белән дә сыйладылар. Бу мизгелдә “һәр спектакль саен чәйли башласалар, музей бөлә бит” дип уйлап куйдым-куюын...

Ә иң ахырда Алсу Хафиз “13 нче йортта яшәүчеләр” (“Жители дома 13”, экскурсия шулай ук русча) авторлык экскурсиясе аша кунакларны шушы йортта яшәгән билгеле шәхесләр, аларның шушы йортка ни рәвешле бәйле булулары турында сөйләде. Билегеле булганча, әлеге бина күп кенә сәнгатькярләр өчен яшәү урыны булып торган. Шул рәвешле, без Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, Салих Сәйдәшев һ.б. шәхесләрнең истәлекләре белән таныштык. 

 

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10:00-18:00 сәгатьләрдә ачык. Чәршәмбе 10:00-20:00, җомга 11:00-18:00 сәгатьләрдә эшли.

Фото - Таңсылу Мостафина 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021