Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында “Отелло” спектаклен карагач

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2025-2026 нчы еллар сезонының чираттагы премьерасы – Уильям Шекспирның “Отелло”сын тәкъдим итте. Спектакльнең иҗат төркеме: Режиссёр - Александр Крымов. Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам - Дарья Здитовецкая. Ут кую буенча рәссам - Андрей Лебедь. Пластика буенча режиссёр - Римма Саркисян. Видео буенча рәссам - Ярослав Рожин. Саунддизайнер - Даниил Колотов.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр “бытовой”, бәлки хәтта кайчак наив спектакльләр белән алдырган тинчуринлылар агымдагы сезонда курсны башка якка борды. Баш режиссёр штурвалына Айдар Җаббаров баскач, билгеле. Быел “Хыял артыннан”, “Тәрәзәмә кем шакый?”, “Кечкенә Мирза”, “Ал яулыклы язмышым”, “Казан егетләре”, “Әни килде”, “Отелло” спектакльләренең премьерасы узды. Шуларның дүртесен баш режиссёр Җаббаров үзе куйды. Алдан килешенгән план буенча, әле башка театрларда да куелган спектакльләрне исәпкә алсак, Айдар быел чын-чынлап җигелеп эшләде. Ләкин, сан артыннан куып, сыйфат ягы какшый башламасын өчен бераз сулыш алырга кирәк төсле... Темадан читкә киттем бугай. Репертуарда булган үзгәрешләр, яңару театрга файдага гынадыр дип ышанасы килә. Әйе, дөресен әйткәндә, “Казан егетләре” һәм “Әни килде” спектакльләре киң катлам тамашачыны көлдерү һәм елатуга юнәлтелгән. Театрның “ашыйсы килә”, димәк, репертуарга нәрсә генә булса да тамашачы җыячак спектакльләрне кертергә кирәк. Ә “Отелло”... Бу спектакль аерым игътибар таләп итә. Дистәләгән еллар буе “бытовой” сюжетлар белән “тәрбияләнгән” Тинчурин театры тамашачысы кисәк кенә классикага килеп “бәрелү” нинди нәтиҗәгә китерер – вакыт күрсәтер. Ләкин премьера көнендә тамашачының берничә минут аягүрә алкышлавы әлеге куелышның киләчәге булыр, дигән өмет уятты. Ә ул чыннан да яшәргә лаек! 

Берничә ай элек Тинчурин театры Шекспирның шушы әсәренә алына дигән хәбәр таралгач, труппа өчен сөенеп тә, борчылып та куйдым. Сөенүем - көчле труппага (Тинчуринда шәп артистлары аз түгел бит!) җитди әсәрдә уйнау мөмкинлеге бирелү. Кем кайсы рольне уйнар икән дип шундук баш вата башладым. Ә борчылуым – читтән килгән режиссёр белән труппа ничегрәк аңлашыр? Ул режиссёр актёрларны бик яхшы белмәгән килеш рольләр бүленешен ничегрәк хәл итәр? Рус театр мәктәбе безнекеләргә килешерме? Иң мөһиме, билгеле мәкальдәгечә “Каш ясыйм дип күз чыгару” булмасмы? Менә шушы сораулар катыш премьерага килеп утырдым. 

Спектакль сәхнәнең алгы өлешенә төшкән ак пәрдәдәге проекциядән башланып китте. Ике гашыйк – Отелло белән Дездемона бер-берсеннән “исергән” килеш чабышып, дөньяларын онытып йөриләр, куышалар, селфи төшәләр. Тукта, селфи? Классиканы заманчалаштырганнар?! Монда башыма тәжрибәле, өлкән яшьтәге артистларның “классиканы бозмыйча куярга кирәк!” дигән сүзләре искә төште. Классиканы заманчалаштыруга үзем дә каршы булсам да, вакытыннан алда ашыгып “Ишкән икән ишәк чумарын!” димәскә булдым. Ялгышмаганмын. Чөнки ахыр чиктә режиссёр Александр Крымов (Санкт-Петербург шәһәренең Ленсовет театры актеры, педагог - авт.) шартлылыкка корылган, вакыт чикләренә буйсынмаган киңлектәге спектакль булдырган. Крымов гротеск алымнары кулланып, һәр хисне арттырып күрсәткән: ярату, көнләшү, алдау, йөз чөерү - барысы да ап-ачык. Бу алым киемнәрендә дә чагыла. Әйтергә кирәк, аклы-каралы костюмнар, сценографиянең минимализмга корылган булуы ялыктырмады. Режиссёр һәм рәссам бу спектакльдә төсләр белән бик деликат рәвештә "уйнаган". Саф ярату, чиста күңел, самими йөрәкне гәүдәләндергән Дездемонаның киемнәре сөт сыман ап-ак төстә. Ә кызу канлы, көнче, читләр фикеренә тиз бирешүчән Отеллоның костюмы кап-кара. Башка геройларның киемнәрендә дә кара төс өстенлек итә. Шушы каралык, караңгылыкта бердәнбер яктылык, өмет чаткысы Дездемона... 

Дездемонаны уйнаган нәзберек, чибәр, яшь Зәринә Сафина театрга килгәннән бирле рольләргә кытлык кичерми, труппага бик уңышлы кереп китте дисәк тә ялгыш булмас. Яңа чыгып барган премьераларда сирәк очракта гына рольсез кала, булган рольләре дә массовка-мазар гына түгел: “Бәхет хакы”нда шәхси уңышын беренче планга куйган, амбициоз Альбина, “Кечкенә Мирза”да төп роль – Мирза исемле үсмер малай; “Казан егетләре”ндә беркатлы Хәбибә һәм менә Дездемона. Татар драматургиясендә классика булган “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрәне уйнарга теләгән төсле, чит ил драматургиясендә Дездемона, Офелия, Джульеттаны уйнарга теләмәгән актриса сирәктер дип уйлыйм мин... 

Офелия дигәннән, инде ничә еллар Тинчурин театрының "локомотивлары" (Йә, ярый, кем алдында кыланырга? Тинчурин театрына тамашачыларның күп өлеше нәкъ менә Резедә белән Артемны карарга килә – авт.), алдынгылар статусын кулдан ычкындырмаган Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов заманында Офелия һәм Гамлетны гәүдәләндергән иде, инде монда да алар парны уйный. Әмма Артем явыз, астыртын Яго булса, Резедә Дездемонаның тугры ярдәмчесе Эмилия ролендә. 

Татарда бик ямьсез, әмма бик эчтәлекле, кешене шәп ачып бирә торган сүз бар – “болгаткыч таяк”. Менә Артем Пискунов башкаруында Яго нәкъ шундый таяк ролен үти дә инде. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Яго калган геройлардан марионетка ясап, үзенә ничек кирәк, шулай уйната. Аның ятьмәсенә эләккән геройлар үзләре белән уйнауларын аңламый да кала. Артём Пискуновның Ягосы чын мәгънәсендә чиркангыч, икейөзле, кабәһәт килеп чыккан. Еш кына "Теләсә кемнең яхшы һәм яман яклары була ала, аны күрә белергә генә кирәк" дип теге яки бу геройны акларга тырышасың. Ә монда Яго чып-чын явыз, аның бер генә уңай ягы да юк. 

Резедә Сәлахованың Эмилиясе тугры, ныклы фикерле, аз сүзле, әмма ачылып китсә күңелдәгесен әйтеп сала торган героиня. Спектакльнең икенче бүлегендә Резедә-Эмилиянең җан ачысы белән сөйләнгән монологы кемнәрне генә битараф калдырды икән?! 

Көнчелеге акылдан шашарга, шуның аркасында сөйгәнен үтерергә, ә соңыннан үзенә дә кул салырга мәҗбүр иткән Зөлфәт Закиров Отеллосын күзәткәндә "Моның чыннан да башы китә ахрысы..." дигән уйлар туа башлый. Менә Отелло шашып-шашып Дездемонаны сөя, ә менә ул инде аны хәтта чит кешеләр алдында түбәнсетергә, аңа кул күтәрергә чирканмый. Зөлфәт Отеллоны бер чиктән икенче чиккә бәргәләнүче, дөньяны ак яки кара гына итеп күреп, алар арасында арадаш соры төс тә барлыкны чамаламаучы, үз гамәлләренә хуҗа була алмаучы, чын мәгънәсендә акылдан шашкан полководец итеп гәүдәләндерде. 

Бер мөһим әйбергә тукталмыйча булдыра алмыйм. Спектакльнең буеннан-буена Отеллога “мавр” дип тә дәшәләр. Моның мәгънәсен аңламаучылар булу табигый. Сүзлекләрдә “мавр”- урта гасыр Европасында Төньяк Африка һәм Пиреней ярымутравындагы мөселман халыкларына (гарәпләр һәм башка халыклар) карата кулланылган тарихи коллектив исем, дип аңлатыла. Ул җирлектә яшәүче халыкларның күбесе каратут тәнле буларак билгеле. Ләкин әсәрдә мавр – гомумиләштереп бирелгән атама булып бара, белүемчә, төгәл милләт күрсәтелми. Шекспирның бу әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында 20 нче гасырның 20 нче елларында һәм, яңартып куеп, 30 нчы елларда бара. Ул чакта Отеллоны ТАССРның атказанган артисты Мохтар Мутин уйный һәм аны кара тәнле итеп күрсәтәләр. Гомумән, дөньякүләм билгеле картиналарда да Отелло кара тәнле буларак сурәтләнә. Ә Крымов Зөлфәт Закировның Отеллосын карага “буямаска” уйлаган. Бу яхшы да, начар да түгел. Факт буларак әйтәм. 

Спектакль ике бүлектән тора. Беренче бүлегенең башында динамика "аксый" төсле. Тик шулай да, әсәрнең эчтәлеген белсәң дә, "Алга таба ни булыр?" дип кызыксынып күзәтергә мәҗбүр итүче мөһим әйбер бар. Ул да булса биюләр. Әйе, спектакльгә динамиканы артистларның уйнавы гына түгел, ә дәртле күмәк биюләр өсти. Төп геройлардан кала сәхнәне театр артистлары һәм Казан театр училищасы студентлары бизи. Гомумән, агымдагы сезонда тинчуринлылар күмәк күренешләр, сәхнәдә зур масса белән эш итүгә зур басым ясый башлады сыман. Моңа сөенәм генә. 

Ахыр чиктә, барыбызга да билгеле булган сюжет - полководец Отеллоның Дездемонага өйләнүе, мәкерле Ягоның ялганга корылган ятьмәсенә эләгүе, көнчелек һәм ышанмау аркасында барнәрсәнең челпәрәмә килүе фаҗигага илтә. Сюжетны белә торып та алга таба ни буласын кызыксынып күзәтү - спектакльнең уңышы түгелме?! Минемчә, "Отелло" - Тинчурин театрының быелгы сезонының иң уңышлы премьерасы! 

***

Классика һәрвакыт актуаль. Мондый әсәрдә барысы да бар – мәңгелек кыйммәтләр дә, ярату һәм нәфрәт тә, кешелек сыйфатларын югалту һәм табу да, барысы-барысы да. "Отелло" - дөнья классикасы. Әлеге әсәр (яхшы куелган очракта, билгеле!) теләсә кайсы театр репертуарын баетып кына калмый, тамашачыларның зәвыгын да арттыра, чын театр дөньясының ишекләрен ача. Тинчуринлыларның "Отелло"сы озын гомерле булсын! 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021