Сәнгать аша – Җиңүгә! «Ташка уелган язмышлар»
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ике күргәзмә ачылды. «Ташка уелган язмышлар” дигән киң колачлы күргәзмә сәнгатьне, тарихны һәм документаль мирасны берләштерә, чорның бербөтен образын тудыра. “Барысы да Җиңү өчен!» дигәне – сугыш елларындагы басма графиканы чагылдырган һәм өч залга урнаштырылган экспозициядән гыйбарәт.
Күргәзмәләр өчен Казан дары заводы, «Туполев» авиатөзелеш корпорациясе, «Элекон» заводы, И. Качалов исемендәге театр, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Татарстан Республикасы Милли музее, Казан федераль университетының Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Татарстан Дәүләт архивы үз экспонатларын тәкъдим итте.
«Ташка уеп ясалган язмышлар» күргәзмәсе илебез тарихының иң фаҗигале һәм әһәмиятле битләренең берсен күп катламлы тарихи тикшеренү аша күрсәтә. Экспозиция сугыш һәм җиңү темаларын тирәнрәк аңлау өчен рәсем сәнгатен, скульптураны, архив материалларын һәм мультимедиа технологияләрен берләштерә.
Күргәзмә үзара бәйләнеше булган берничә мәйданчыкны алып тора, аларның һәрберсе тарихның аерым этабына багышланган. Күргәзмәнең беренче өлеше килүчеләрне сугыш алды чоры мохитенә алып керә, сугыш башланыр алдыннан Советлар Союзы тормышын ача.
Икенче бүлек хәрби хәрәкәтләргә һәм фронт көнкүрешенә багышланган. Биредә сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашучыларның (Ф.А. Якупов, В.И. Куделькин, Л.А. Фәттахов, М.У. Усманов һ. б.) һәм сугыштан соңгы чор рәссамнарының (И.В. Рафиков, М.Х. Хаертдинов, А.Н. Мәҗитов һ. б.) вакыйгаларның бөтен драматизмын чагылдырырга омтылган эшләре тәкъдим ителгән.
Тылга багышланган эспозиция фронт сызыгы артында калып, армияне корал, азык-төлек, медицина ярдәме белән тәэмин итүчеләрнең бәяләп бетергесез өлешен күрсәтә. Сәнгать эшләре завод цехлары, авыл хуҗалыгы кырлары, госпитальләр атмосферасын чагылдыра. Күргәзмәнең соңгы өлеше Җиңүгә багышланган. Картиналар күптән көтелгән шатлыклы хәбәрләрне, кешеләрнең куанычын, солдатларның үз гаиләләренә кайту күренешләрен чагылдыра.
"Барысы да Җиңү өчен!" экспозициясендә беренче зал Бөек Ватан сугышы чорындагы Казан театрлары темасына багышланган – биредә сугыш еллары спектакльләре афишалары, декорация һәм костюмнар эскизлары тәкъдим ителгән. Икенче залда – "Сатира тәрәзәләре”. Совет агитациясенең сәяси плакатларда чагылышы. Ул сугышның беренче көннәрендә үк Казан сәнгать эшлеклеләре инициативасы белән барлыкка килә.
Өченче залда Татарстан рәссамнарының сугыш еллары рәсемнәре тәкъдим ителгән. Алар арасында – Байназар Альменов, Джагфар Булат, Александр Григорьев, Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Сергей Лывин, Герман Мелентьев, Александр Родионов, Михаил Семёнов, Павел Старостин, Мәхмүт Усманов, Лотфулла Фәттахов, Александр Хуторов, Харис Якупов эшләре бар.
Күргәзмәләрнең төп максаты — халыкның батырлыгы турындагы истәлекне саклау гына түгел, ә аның киләчәк буыннарга әһәмиятен җиткерү, тынычлык һәм ирек өчен түләргә туры килгән бәяне искә төшерү. «Ташка уелган язмышлар» күргәзмәсе 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, «Барысы да Җиңү өчен!" – 2025 елның 29 июненә кадәр карап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк