«Сез бит популяр идегез!» Элек танылганнардан саналган җырчылар сәхнәдән нигә киткән?
Әле кайчан гына алар татар эстрада сәхнәсенең йолдызлары иде. Һәммәсенеңдә хитлары бар иде. «Шашып-шашып сөяргә син бар, ярый әле син бар җирдә», «Нигә кердең күңел капкасына...», «Сөям дип сөйләүләре...
Әле кайчан гына алар татар эстрада сәхнәсенең йолдызлары иде. Һәммәсенеңдә хитлары бар иде. «Шашып-шашып сөяргә син бар, ярый әле син бар җирдә», «Нигә кердең күңел капкасына...», «Сөям дип сөйләүләрең ялган бит, ялган», «Кара малай, карама миңа алай», «Ява яңгыр ерганаклар буйлап, сулар түгел гуя моң ага»... Хәтерлисезме? Болар, чама белән әйткәндә, ун ел элек популяр булган җырларның текстлары. «Интертат» әлеге җырларны башкарган җырчыларны барлады. Нинди сәбәпләр аркасында алар «йолдыз» булудан баш таркан?
Эльнара Нурмөхәммәтова: «Эчке күңелем белән тышкы кыяфәтем туры килми иде» «Нигә кердең күңел капкасына, чыгар булгач кире әйләнеп» дип моңланып, «әйдә ялындыр, мин ялынганга күңелең буладыр» дип шаяртып, «бу якты дөньяда без ике фәрештә» дип кемгәдер мәхәббәт аңлатып җырлаучы Эльнара Нурмөхәммәтованы хәтерлисезме? Ә «Онытма, онытма, сөю хисен онытма» дип җырлавын?
Әгәр дә исегезгә төшмәсә, сезгә Интернет ярдәмгә килер. Эльнараның, җырлаганда кигән күлмәгенә карагызчы. Әлеге чыгышындагы күлмәге бигрәк ачык, шулай бит? Бүген исә ул, гомумән, башка. Эльнара бүген,биш вакыт намазын калдырмыйча, Аллаһка табына икән.
Бу хакта тулырак: intertat
Автор: Фирүзә ФӘЛӘХОВА
Фото: клиплардагы скриншотлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк