«Шаян ТВ» каналы татар егетләре тормышы турында реалити-шоу әзерли
«Шаян ТВ» телеканалы балалар өчен спектакльләр күрсәтергә тели. Бу хакта «Шаян ТВ" балалар каналының яңа студия комплексы ачылу һәм яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе...
«Шаян ТВ» телеканалы балалар өчен спектакльләр күрсәтергә тели. Бу хакта «Шаян ТВ" балалар каналының яңа студия комплексы ачылу һәм яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә каналның җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова хәбәр итте.
«Безнең театрларда балалар өчен язылган спектакльләр күрсәтелми, бу зур проблема. Театрларның репертуарында андый спектакльләрнең аз булуы уңай күренеш түгел», - диде ул.
Рамилә Сәхабетдинова әлеге мәсьәлә турында ТР Мәдәният министрлыгының хәбәрдәр булуын әйтте. «Балалар театрлары ярдәмендә спектакльләр төшерергә, аларны телеканалда күрсәтергә телибез. Бу хакта Ирада Әюпова белән дә сөйләштек», - диде ул.
Телеканал Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының өч спектаклен куярга планлаштыра. «Әтнә дәүләт драма театрының «Бәхет кошы» һәм Камал театрының «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен дә карарга мөмкин булачак», - диде каналның редакторы Ләйсән Һадиуллина.
- 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Шаян ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк