Логотип
Хәбәрләр

«SHURALE: яңа фантазия» спектаклен Белгородта Халыкара курчак театрлары фестивалендә күрсәтәчәкләр

Иртәгә «Әкият» курчак театры коллективы Белгородка китәчәк.

Иртәгә «Әкият» курчак театры коллективы Белгородка китәчәк.

«Әкият» курчак театры 30 сентябрьдән 5 октябрь көннәрендә узачак IХ «Белгородская забава» Халыкара курчак театры фестивалендә катнаша. Артистлар 1 октябрь көнне татар телендә «SHURALE: яңа фантазия» спектаклен күрсәтәчәк. Делегация составына «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев, Шүрәле ролен башкаручы, Камал театры актёры, ТРның халык артисты Илдус Габдрахманов, курчак театры артистлары Ләйсән Миннәхмәтова, Айвар Гыймаев, Альбина Шаһгалиева, Эдгар Гайнуллин һәм Лариса Пасынкова керде.

«SHURALE: яңа фантазия» спектакленең режиссёры Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы – Сергей Рябинин, хореограф – Сәлимә Аминова.

Фестивальдә Россия, Беларусь, Төркия курчак театрлары коллективлары катнашачак. Шулай ук, фестивальдә мастер-класслар планлыштырылган.

Чыганак, фото: «Әкият» курчак театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк