Логотип
Хәбәрләр

«Сотворение» балалар киносын үстерү фонды II Халыкара кино фестивалендә җиңде

Режиссер Эдуард Габидуллинның «Рыбаки» картинасы «Яшел караш» Халыкара экологик фильмнар фестивалендә «Киләчәккә оптимистик караш өчен» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының...

Режиссер Эдуард Габидуллинның «Рыбаки» картинасы «Яшел караш» Халыкара экологик фильмнар фестивалендә «Киләчәккә оптимистик караш өчен» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Санкт-Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү комитеты ярдәмендә үткәрелде.

Эдуард Габидуллинның «Лучший друг» дигән тагын бер картинасы 2018 елның 6-7 декабрендә Ярославльдә шәһәр мэриясе ярдәме белән узган «Кино-клик» Халыкара яшьләр һәм гаилә фильмнары фестивалендә «Уен киносы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021