Спорт министры урынбасары көрәш спорт төре хатын-кызларга килешми дип саный
Спорт министры урынбасары көрәш спорт төре хатын-кызларга килешми дип саный. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, диде спорт м...
Спорт министры урынбасары көрәш спорт төре хатын-кызларга килешми дип саный. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, диде спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.
“Хатын-кызлар нәфис гимнастика, фигуралы шуу, йөзү, волейбол – җиңел уеннар белән шөгыльләнергә тиеш. Кызларга мин инде министрлыкта спортка җавап бирә торган шәхес буларак болай дип әйтергә тиеш тә түгел, ләкин мин үзем инде бүген хатын-кызларның бокс ярышларында катнашуларын, бокс белән, авыр атлетика белән шөгыльләнүләрен өнәп бетермим. Ул спорт төрләре хатын-кызларга авыррак, килешеп бетмидер дип әйтәм. Миңа, бу өлкәдә җавап бирүче шәхес буларак, алай әйтергә ярамый. Әмма мин әти буларак, ир-егет буларак шундый фикердә. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк