Логотип
Хәбәрләр

Сугыш чоры җырлары

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Татарстан Милли музее белән берлектә әзерләнгән «Сәнгать аша – Җиңүгә» дип аталган яңа сәхифәнең киләсе язмасын тәкъдим итәбез. Әлеге санда сугыш елларында дөнья күргән җырлар белән танышырбыз, милли музей фондларында саклана торган фотоларны барларбыз.

Сугыш вакытында Казан Мәскәү мәдәни элитасының яшәү тирәлегенә әверелә. 1941 елда ТАССР башкаласында Ключарёвның 145 әсәре булган "Татар халык җырлары" җыентыгы чыккан.

1947 елда шәһәргә Олег Лундстрем оркестры күчә, аларның беренче рәсми язмалары татар көйләрен эшкәртү булган. Татар музыкасы яңа тембрлар, ритмнар өстәвен дәвам итә: балканның «Әдрән диңгез» стилизациясен яки «Бормалы су»дагы рус хорына аллюзияне искә төшерү дә җитә. Акрынлап композиторлар традицион жанрлардан чигенәләр һәм гомум кабул ителгән совет жанрларында иҗат итәләр.

Казанда Рәшит Ваһапов карьерасының яңа этабы башлана: Мәскәүнең Асадуллаев йортыннан ул Казан филармониясенә күчә, пластинкалар һәм радиога халык композицияләрен яздыра.

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына беренче татар балеты тәкъдим ителә, әмма Фәрит Яруллин күрми кала...

Нинди җырлар туа соң һәм кайсылары безгә кадәр җитә?

1930-1940 еллар язмаларының шактый өлешен халык җырлары, шулай ук хезмәткәрләренең төрле маршлары һәм идарәчеләргә одалар тәшкил итә. Зөләйха Әхмәтова дирижёр, ә Александр Ключарёв ТАССРның җыр һәм бию ансамбле белән җитәкчелек итә, ә ансамбль Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи сүзләренә язылган “Сталин турында җыр”ны башкара.

Зифа Басыйрова популярлаштырган тагын бер хәрби җыр. Аны Казанга баянчы Рокыя Ибраһимова алып килгән. Ул җырны Кама-Идел буйлап пароходта гастрольләрдә ишеткән, ниндидер бер кыз яңа һәм үзенә җәлеп итүче җыр җырлый икән. Мөгаен, ул сугышта сөйгән кешесен югалткан булса кирәк. Рокыя шунда ук кулына баянны алып көен откан. Текстны ул инде Яр Чаллы районында ишеткән була. Басыйрова үзе дә яңа сүзләр өстәп куя. Һәм ул җыр халыкныкы булып китә, без аны “Су буйлап” җыры буларак беләбез.

Ә инде әлеге җыр тарихы турында күбебез ишетеп белә – “Көтәм сине” (татарның беренче тангосы). 1942 нче ел. Сара Садыйкова сөйгәнен фронттан көтә. Әхмәт Ерикәй шигырь яза, Сара Садыйкова аны укып күңел түренә салып куя һәм салкын көндә трамвай көткән арада туңган аякны-аякка бәреп, көй суза һәм Әхмәт Ерикәйнең шигырен шул көйгә салып җырлый башлый. Шулай итеп әлеге җыр сугыш кырларына кадәр барып җитеп сугышчыларга көч бирә!

Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлегенең фәнни хезмәткәре – Данис Рәмис улы Хисмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021