Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә. Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресс...
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә. Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татар теле дәресен Тәслия Мөхибуллина алып барган.
"Дәрестән соң, балалар икенче бүлмәдә түгәрәк өстәл артында калфак тегеп утырган әниләрне күргәч, халкыбызның милли баш киеме калфакларны бик яратып киеп тә карадылар.Тиздән үз куллары белән бизәлгән калфаклары да булачак", диелгән әлеге хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк