Логотип
Хәбәрләр

“Светлая долина” торак комплексында мәктәп сентябрьдә ачыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның “Светлая долина” торак комплексында 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә. Уку бинасы 70 процентка әзер һәм агымдагы елны...

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның “Светлая долина” торак комплексында 800 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше дәвам итә. Уку бинасы 70 процентка әзер һәм агымдагы елның сентябрендә ачыла. Төзелеш барышы белән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен пресс-тур барышында таныштырдылар.

Торак комплекс Совет районында урнашкан, мәктәп биредә “Жилище” федераль программасы кысаларында төзелә. Ул 11,5 мең кв.м мәйданда урнашкан, 3 катлы бинаның мәйданы 12 мең кв. м тәшкил итә. Мәктәптә ике холл (югары һәм түбән класслар өчен аерым), китапханә, спорт залы, уку класслары һәм медпункт бар. Актлар залы 278 тамашачы сыйдыра, ә 500 кв.м. эчке ачык мәйданчыкта ачык һавада чаралар уздырып булачак. Үзенең футбол, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары каралган.

Мәктәп типлаштырылган проект буенча төзелгән, ләкин булачак коллектив кайбер үзгәрешләр керткән – алар ашханәне бер үк вакытта 400 кеше туклана алырлык итеп үзгәртергә сораган.

“Мәктәп бик уңайлы. Хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен дә барлык шартлар тудырылган, - дип сөйләде “Алтын групп” ҖЧҖ подрядчы-фирма генераль директоры Динар Бәдретдинов. – Бинаның “конструктивы” тәмамланды, тышкы челтәрләр ясалды, бүгенге көндә эчке отделка һәм эчке челтәрләр үткәрү эшләре бара. 70% эш тәмамланды, дияргә була”.

Киләчәк мәктәп бинасы нигезенә беренче свайлар 2017 елның мартында сугылды. Июнь аенда барлык төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлап, июльдә төзекләндерү эшләрен башларга, августта гамәлгә тапшыру турындагы акт алырга планлаштырыла. Шулай итеп, мәктәп сентябрьдә үзенең укучыларын кабул итәргә тиеш.

Подрядчы сөйләгәнчә, киләчәктә әлеге мәктәп янында 1300 укучыга исәпләнгән тагын бер мәктәп булачак. Аны 2018 елда төзи башларга планлаштырыла. Казаннан кала, мәктәп “Салават күпере” торак массивында һәм Нокса авышлыгы урамында (һәрберсе 1224 урынлык) төзелә. Шулай ук “Весна” торак комплексында шәһәрдә иң зур мәктәп (1501 укучы) төзелә. 2017 елда һәркайсы 1224 укучыга исәпләнгән “Седьмое небо” торак комплексында һәм 2-нче Азино урамында мәктәп ачылды.

“Бүген халык фатир гына алмый, аны ул урында балалар бакчасы, мәктәп, мәдәни үзәк, кибетләр булуы кызыксындыра. Әлеге аспектлар беренче планда тора. 1 укучы урыны булдыру хакимияткә 615 мең сумга чыга. Бу бик кыйммәтле хуҗалык, аңа санитар һәм куркынычсызлык буенча кырыс таләпләр куела, заманча җиһазландырыла. Совет периодында төзелгән мәктәпләрне һәм хәзергеләрне “Жигули” һәм “Мерседес” машиналарын чагыштырган кебек чагыштырыга мөмкин, - диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ильшат Гимаев. – Укучы урыннары җитешсезлеге кими бара. Ләкин зур шәһәрләребездә уңай демография саклана һәм урыннар җитмәве үзен нык сиздерә”.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәктәпләрдә урыннар җитешсезлеген 35 яңа мәктәп төзеп кенә бетереп була, шуларның 80 проценты Казанда төзелергә тиеш.

Татарстан башкаласында 162 мәктәп бар, шуларның 64-е ике сменада эшли. Казан Мэры Илсур Метшин кисәткәнчә, халык саны арту сәбәпле, социаль объектлар төзү динамикасын сакларга кирәк. “Балалар саны арта, хәзер мәктәпләрдә 120 мең бала укыса, 2025 елга алар саны 195 меңгә җитәчәк. Безне бу шатландыра, әмма 40% мәктәп ике сменага эшли, ә инде 7 елдан 120 мең бала янына тагын 75 мең кабул итәргә кирәк булачак”, - дип билгеләп үткән иде эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы.

Искәртергә кирәк, мәктәпләр РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелә. “Ел саен укучылар саны арта бара – киләсе 10 ел эчендә Россиядә алар саны 3,5 млн-га артачак. Бу бик яхшы, ләкин, мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдырырга кирәк”, - диде ул.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк