"Сәйяр" фестивале нәтиҗәләре
"Сәйяр" фестивале нәтиҗәләре
Казан мәктәп театр коллективларының «Сәйяр» шәһәр фестивале булып узды.
Фестивальнең максаты: Казан укучылары арасында сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксыну уяту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру.
Җиңүчеләр:
3️⃣урын:
▫️71нче мәктәп – «Тамаша» балалар театры (Яңа Савин р-ны);
▫️149нчы лицей – «Чулпан» театр студиясе (Совет р-ны);
▫️16нчы татар-инглиз гимназия – «Нур» театр студиясе (Идел буе р-ны).
Һәрберсенә 150 000 сумлык сертификат тапшырдылар.
2️⃣урын – 155нче гимназия – «Алкыш» театр студиясе (Яңа Савин р-ны).
300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
1️⃣урын – 4нче гимназия – «Казан рухы» театр коллективы (Киров р-ны).
Бүләккә – 400 мең сум!
🏆Гран-при һәм 1 000 000 сумлык сертификат «Бәхетле балачак» театр студиясенә тапшырылды (Совет р-ны, 171нче мәктәп).
«Проблемалы тема алырга курыкмагансыз. Тормышта була торган мәсьәләләрне күтәреп чыккан өчен сезгә зур рәхмәт!», – дип тәбрикләде җиңүче студияне Гүзәл Сәгыйтова.
Милли.кзн телеграм каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк